Соңгы өч елда Татарстан башкаласына Россиянең төрле төбәкләреннән 421 укытучы күченеп килгән, ә агымдагы елда мәгариф өлкәсенә тагын 456 белгеч кайткан. Бу мәгълүматларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов укытучыларның еллык август конференциясендә тәкъдим итте.
Үткән уку елында гына да шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә 160 яңа укытучы килгән. "Уңайлы Казан туристларны гына түгел, ә яхшы тормышка һәм карьера үсешенә омтылучы кешеләрне дә җәлеп итә", - дип билгеләп үтте Ирек Ризванов, кадрлар агымы динамикасын аңлатып.