И.Метшин укытучылар турында: «Һәр белгеч алтын бәясенә, безнең бурыч - талантларны саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирерлек шартлар тудыру»

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

2016 елдан 2024 елга кадәр Казанда социаль ипотека программасы ярдәмендә 1926 укытучы, шул исәптән 185 яшь белгеч үзләренең торак шартларын яхшыртты. Бу хакта август педконференциясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Шул ук вакытта Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанда мәгариф өлкәсендә кадрлар кытлыгы, һәр белгеч алтын бәясенә тора һәм җирле хакимиятнең бурычы - талантларны саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирә торган шартлар булдыру.

Быел яңартылган мәгариф хезмәткәрләре йортын ачу планлаштырыла. Бу пространство укытучылар ярдәм, илһам һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр таба торган урын булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International