И.Метшин: «Безнең бурыч - балаларны тормышта үз урынын табарлык итеп әзерләү»

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Казанның меңнән артык укучысы 1 сентябрьдән башлап эшче һөнәрләрен һөнәри белем бирү буенча масштаблы программа кысаларында үзләштерә башлаячак. Бу хакта укытучыларның август конференциясендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин бу инициативаның мөһимлеген ассызыклады. Программа инде үзенең нәтиҗәсен күрсәтә: узган уку елында 64 укучы укуын уңышлы төгәлләде һәм һөнәр алды. Агымдагы уку елында тагын 74 укучы квалификация алачак, ә 1 сентябрьдән меңнән артык укучы һөнәри белем алуга керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International