Казанда аутистик спектр тайпылышлары (РАС) булган 12 бала «РАС өчен РАС» проектын тормышка ашыру ярдәмендә югары уку йортлары һәм техникумнарына укырга керде. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
"РАС өчен РАС" проекты 8-9 сыйныф яшүсмерләренә булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә. Ул Казанда 2024 елдан ТР Рәисе гранты буенча гамәлгә ашырыла.
Казан мэры искә төшергәнчә, шәһәрдә 5 инклюзив үзәк һәм укыту-тренировка фатирлары эшли, алар ел саен 5 меңнән артык сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балага ярдәм итә. Якын араларда Серов урамындагы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган паркның икенче этабы, шулай ук уникаль тернәкләндерү үзәге ачылачак.