Татарстан Республикасының 500 беренче сыйныф укучысына "Таттелеком" мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырды

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

«Таттелеком» гадәттәгечә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушылды. Быел компания аз тәэмин ителгән, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм күп балалы гаиләләрдән 360 балага мәктәп кирәк-яраклары һәм канцелярия товарлары комплекты тутырылган рюкзаклар, бүләк итте. Моннан тыш, "Таттелеком" компаниядә эшләүче хезмәткәрләрнең 141 баласы өчен дә портфельләр әзерләгән.

Тантаналы чаралар республиканың барлык районнарында да үткәрелде. Казанда бүләкләр 20 августта «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International