Татарстанда Луганск халык республикасының шефлыкка алынган шәһәрләре - Рубежный һәм Лисичанск өчен гуманитар йөк җыеп җибәргәннәр. Бу юлы Рубежный районының 2 нче һәм 9 нчы мәктәпләре өчен спорт җиһазлары һәм инвентарьлар.
Болардан тыш төзелеш материаллары: тәрәзә рамнары, пыяла пакетлар һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы биргән җылылык радиаторлары бар.
Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин, бу йөкне җибәрү республика һәм муниципалитетларның уртак эше нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте.