Психолог яңа уку елына баланы мораль яктан ничек әзерләргә икәнен аңлатты

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр кала. Белгечләр баланы уку мохитенә кайтуга психологик яктан әзерләү мөһим булуын искә төшерәләр.

Мәскәү өлкәсенең балачак фәнни-тикшеренү клиник институты өлкән укытучысы Евгений Лыков "Радио 1" белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, мәктәп турындагы сөйләшүләрне 1 сентябрьгә кадәр кимендә ике атна алдан башларга кирәк. Бу балага әкренләп үзгәрешләргә әзерләнергә һәм стресстан качарга ярдәм итә.

Лыков ассызыклаганча, мәктәп ритмына җайлашу - индивидуаль процесс, аны тизләтү мөмкин түгел. "Хәтта өлкәннәргә дә ялдан чыгыгып эшкә керешү өчен вакыт кирәк", - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International