Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты бүгенге көннән (26 августтан) аны алырга теләүчеләрдән документлар кабул итә башлады. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алырга теләүчеләрне күрсәтү хокукына республика территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, шулай ук төбәк муниципалитетларында төзелгән иҗтимагый советлар ия.
Документлар 2025 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Батурин ур., 7а йорт. Контакт телефоны: 8 (843) 567-80-99.