Нармонка авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды, дип хәбәр иттеләр муниципалитетның матбугат хезмәтендә.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов авыл халкын котлады һәм күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга мәктәп сумкалары тапшырды.
МХОда катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелде, һәр шундый гаиләнең балаларына 10 мең сум күләмендә өстәмә ярдәм биреләчәк. Шулай ук Нармонка, Никольское, Рождественский, Атабай, Ташкирмән һәм Кирби авыллары мәктәпләре укучыларына да мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.