Түбән Кама укучылары хәрби-патриотик "Аҗаган"уеннарында катнаштылар

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының «Заря» лагеренда 100дән артык бала «Аҗаган» хәрби-патриотик уенында катнашты. Аларның 10 сы - җирле балалар йорты тәрбияләнүчеләре.

Балалар кече, урта һәм өлкән төркемнәргә бүленделәр һәм 300 метр озынлыктагы киртәләр полосасын үттеләр. Этаплар граната ату, көпчәкләр тәгәрәтүне, мина-шартлау һөҗүмен, миномет күчерүне һәм "яралыны" КАМАЗдан эвакуацияләүне һ.б.ны үз эченә алгаг иде.

"Заря" лагеренда хәрби-патриотик смена җиде көн дәвам итәчәк.

“Заря” лагеренда “Аҗаган” уены ел саен уздырыла, балаларга тыныч вакытның кыйммәтен яхшырак аңларга һәм команда күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International