Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Узган уку елы дәвамында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 416 учреждениегә җитешсезлекләрне төзәтергә күрсәтмәләр бирелде (мәсәлән, мебельне комплектацияләү һәм инфраструктураны яңарту). Хәзерге вакытта барлык күрсәтмәләр диярлек үтәлгән һәм мәктәпләр яңа уку елына әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстан Республикасы Хөкүмәте бергәлегендә https://vk.cc/cOUJ0r регион белән идарә итү үзәге ярдәмендә узган туры эфирда хәбәр итте. Спикер уку йортларының 1 сентябрьгә әзерлеге турында сөйләде һәм ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирде.
Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, барлык мәктәпләр дә гадәттән тыш куркыныч объектлар булып тора, шуңа күрә тикшерүләр 100% булырга тиеш. Мәҗбүри профилактик визитлар барышында түбәндәгеләр бәяләнә: санитар кагыйдәләренең үтәлеше, сыйныфларының һәм башка бүлмәләрнең торышы, дәресләр расписаниесе, укучыларның туклануын оештыру, китерелгән продуктларның сыйфаты, профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар һәм башкалар. Тәртип бозулар ачыкланганда аларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелә.
Марина Патяшина шулай ук балаларны вакцинацияләүнең мөһимлегенә дә игътибар итте.
Инфекцияләр таралуны булдырмау өчен, республиканың барлык мәктәпләрендә «фильтрлар» эшләячәк. Авыру билгеләре булган балалар изоляцияләнәчәк яки кире өйгә кайтып китәчәк. Соңгы атнадагы мәгълүматларга караганда, Татарстанда барлыгы 5 967 грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән, бу эпидемия бусагасыннан 26,2%ка түбәнрәк.
Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе шулай ук мәктәптә туклану сыйфаты турында сөйләде. Ике айлык меню төзегәндә организмның энергиягә һәм азык-төлек матдәләренә булган ихтыяҗларын исәпкә алырга кирәк.