“Знание.Первые” марафоны 26 сентябрьдә башлана. Бу көнне программа Россиянең унбер шәһәрендә ачылачак. Марафонның үзәк мәйданчыгы Мәскәү булачак, анда лекцияләр 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараны "Росатом" дәүләт корпорациясе ярдәмендә "Знание" җәмгыяте оештыра.
Марафон илнең һәр федераль округын колачлаячак. Лекцияләр Чиләбе, Саранск, Түбән Новгород, Тверь, Нарьян-Мар, Красноярск, Хабаровск, Грозныйда, шулай ук Ростов өлкәсендә һәм ДНРда узачак.
Марафонның тамашачылары Россиянең барлык төбәкләреннән һәм башка илләрдән 25 меңнән артык яшь кеше булачак. Өч көн эчендә чара мәйданчыкларында 120 лектор чыгыш ясаячак. Алар арасында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, компанияләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, галимнәр, фән, мәдәният һәм сәнгать осталары, спортчылар, блогерлар һәм башка танылган кешеләр булачак.