Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Белем көне белән котлавы

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Кадерле дуслар! Хөрмәтле укытучылар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар!

Сезне чын күңелдән 1 сентябрь -белем бәйрәме белән котлыйм!

Быел мәктәп бусагасын 18 миллион бала атлап керәчәк. Аларның күбесе өчен бу көн икеләтә дулкынландыргыч: төрле төбәкләрдә алты йөз илле яңартылган һәм кырык өч яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Яңа уку елына 22 яңа көллият сафка басты.

Кадерле укучылар һәм студентлар! Сезнең алда - яңа дөнья, ачышлар һәм мөмкинлекләр тулы белем дөньясы. Сезнең бурыч - кыю һәм кызыксынучан тикшеренүчеләр булу. Эзләгез, фән, спорт, иҗат белән шөгыльләнегез, олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашыгыз. Укуга җитди мөнәсәбәт һәм мавыгу - теләсә нинди ишекләрне дә ача торган ачкыч.

Барыгызга да уңышлар, ныклы дуслык, үзара хөрмәт һәм яңа үрләр  телим!

Белем көне белән! Хәерле юлга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International