Сергей Кравцов һәм Александр Куренков уку елы башланыр алдыннан бөтенроссия террорчылыкка каршы өйрәнүләргә старт бирделәр

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең  бөтенроссия террорчылыкка каршы укулары башлануы турында игълан иттеләр. Чара РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылды.

Өйрәнүнең төп бурычлары арасында - хәбәр итү системаларының эшләвен тикшерү, оператив хезмәтләр һәм террорчылыкка каршы комиссияләр белән багланышларны җайга салу һ.б.лар.

РФ мәгариф министры көч ведомстволары хезмәткәрләренә укуларны әзерләүдә һәм уздыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Бөтенроссия террорчылыкка каршы укулар  28 һәм 29 августта мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм балалар бакчаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International