Казанда 123 нче лицей укучылары өчен уку процессы ничек төзеләчәген аңлаттылар

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Лето» торак комплексында төзелә торган 123 нче лицейны сафка бастыру белән бәйле хәлгә ачыклык кертте.

"Яңа мәктәп төзелеше федераль программа буенча алып барыла, анда объектны тапшыруның план 2027 елга билгеләнгән иде. Төзүчеләрнең  тиз  эше нәтиҗәсендә төп эшләр башкарылган инде. Әмма файдалануга тапшыру өчен, рөхсәт документациясен алуны да кертеп, кайбер төзелеш һәм башка чараларны төгәлләргә кирәк», - диделәр мәгариф идарәсендә.

Шуңа бәйле рәвештә уку процессын вакытлыча оештыру турында карар кабул ителде.

"47, 95, 185 һәм Царева мәктәпләреннән  бирегә күчәргә планлаштырган укучылар 123 нче лицей ачылганчы үз мәктәпләрендә укуларын дәвам итәчәкләр. Башка төбәкләрдән һәм  шәһәрнең башка районнарының  булачак беренче сыйныф укучылары 184 нче гимназиядә белем алачак.  Мәктәп әзер булгач, укучылар укытучы белән бергә күчәчәкләр", - дип ачыклык керттеләр мәгариф идарәсендә.

Төзелеш һәм оештыру процедуралары тәмамланганнан соң лицензияләү процедурасы башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International