Лицейга автоматлы кеше кереп китте: Татарстанда уку елы башланыр алдыннан өйрәнүләр узды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 177 нче  лицеенда, яңа уку елы башланыр алдыннан, сак хезмәтенең гадәттән тыш очракта оператив һәм дөрес итеп эшләргә әзерлеген тикшерделәр. Өйрәнүләрдә Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  хезмәткәрләре катнашты.

Сценарий буенча, автомат белән билгесез кеше лицейга үтеп керә һәм уку йорты ишеге янында шартлаткыч җайланма куя.

Укулар уздырганнан соң хисап төзелә һәм Мәскәүгә җибәрелә, дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Һйрәнүләр кисәтүләрсез  узды - лицейда бернинди хокук бозулар да сизелмәде. Балалар  яңа уку елын өлкәннәрнең җитди сагы  астында булуларына ышанып башлап җибәрә ала.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International