Казанда укучыларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды

2025 елның 29 августы, җомга

28 августта “Вертолет” яшьләр үзәгендә укучыларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан муниципаль берәмлекләреннән 120 дән артык белгеч катнашты.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, 2024-2025 елларга балаларда һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып баруны формалаштыру буенча ведомствоара чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чарада Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы бүлеге башлыгы Марина Карпова, Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы урынбасары Рушан Вәлиев, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Мария Грибанова чыгыш ясадылар.

Чарада «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International