Татарстан Республикасы Россиядә мәктәп товарларын чыгара торган кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны иң күп булган төбәкләр арасына керде. Хәзерге вакытта республикада мәктәп укучылары өчен продукция җитештерү буенча махсуслашкан 116 компания эшли.
Тулаем ил буенча әлеге өлкәдә 4,6 меңгә якын предприятие исәпләнә һәм соңгы өч елда аларның саны якынча 200 гә арткан. Укө-укыту өчен җиһазлар җитештерүчеләр арасында, цифрлы лабораторияләрне һәм интерактив экспонатларны да кертеп, зур үсеш күзәтелә.
Бүген Татарстанда 830 меңгә якын кешене эш урыннары белән тәэмин итүче 180 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшли, бу төбәк икътисадында эшләүчеләрнең 40% ын тәшкил итә.