Бүген Татарстанда 22 мең чит ил студенты укый, Казан федераль университетында - 12 мең. Глобаль яшьләр саммиты кебек вакыйгалар Татарстанның югары уку йортларына дөнья мәйданында яңа мөмкинлекләр табарга ярдәм итә. Бу хакта КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев белдерде. Аның сүзләренә караганда, кичә КФУда академик мобильлек перспективаларына карата бик нәтиҗәле очрашулар узды.
Саммит барган 2 көн эчендә КФУ Индонезия университетлары белән килешү төзиячәк. Алишев билгеләп үткәнчә, соңрак КФУда халыкара академик мобильлеккә багышланган секцияләр узачак, ә Казан университеты галимнәре чит ил яшьләре һәм академик мобильлек турында доклад әзерлиләр.
27 августтан 30 августка кадәр Казанда IV Казан глобаль яшьләр саммиты уза. Вакыйгада Африканың, Азиянең, БДБның 45 иленнән 200дән артык делегат катнаша.