Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә өйрәнү өчен җырлар исемлеген әзерләде

2025 елның 29 августы, җомга

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем дәрәҗәләрендә «Музыка» укыту предметы кысаларында белем бирү процессын оештырганда методик тәэмин итү сыйфатында куллану өчен тәкъдим ителгән җырлар исемлеген формалаштырды. Документ Россия төбәкләренә җибәрелде.

Исемлеккә укучыларның патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбиясенә юнәлтелгән 37 җыр кергән. Мәктәпләр  тәкъдим ителгән әсәрләрне мөстәкыйль куллану турында үзләре карар кабул итә.

Мәсәлән, музыка дәресләрендә балалар «Красно солнышко» (П. Аедоницкий, И. Шаферан), «День Победы» һәм «Как прекрасен этот мир» (Д. Тухманов, В. Харитонов), «Моя Москва» (И. Дунаевский, М. Лисянский), «У подножья обелиска» (А. Киселев, К. Чибисов) кебек җырларны искә төшерәчәкләр.

Исемлеккә заманча әсәрләр дә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International