Татарстанда илкүләм проект буенча 10 мәктәпкә ремонт ясалды

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча Казанда һәм Чаллыда ике мәктәп төзү каралган, гамәлгә ашыру сроклары - 2025-2027 еллар.

Татарстанның 9 районында мәктәпләр ремонтланган (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Теләче районнарында). Яңартулар нәтиҗәсендә мәгариф объектлары кирәкле технологик җайланмалар белән җиһазландырылган.

Хәзерге вакытта Сарман аграр көллиятенең уку корпусы бинасы һәм Чаллы политехник көллиятенең тулай торагы (беренче этап) ремонтланды, алар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль программасына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International