“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 29 августта капремонт программасы һәм мәгариф учреждениеләре төзелеше буенча чираттагы Бөтенроссия штабын уздырдылар. Алар инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре, шул исәптән яңартылган мәгариф объектларының әзерлеге турында фикер алыштылар.
Мәгариф министры искә төшергәнчә, 2022 елдан «Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү» программасы гамәлгә ашырыла, ул 2022-2026 елларга исәпләнгән, аннары Россия Президенты карары буенча эш 2030 елга кадәр озайтылган. Хәзерге вакытта ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Ел ахырына кадәр тагын 580 мәктәп бинасын ремонтлау төгәлләнер дип көтелә, дип өстәде ул. 2025 ел ахырына кадәр 143 балалар бакчасы бинасын һәм 78 һөнәри белем бирү оешмалары бинасын ремонтлау планлаштырыла, 1 сентябрьгә әлеге ике программа буенча шуларның 60 тан артык бина файдалануга тапшырылачак.