29 августта Казанның Идел буе районы “Галәм” татар телендә белем бирү гимназиясендә уку йортының беренче җитәкчесе Садыйков Равил Хәсәнша улы һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Садыйкова Зөһрә Зәкәрия кызының лаеклы ялга китүләре уңаеннан зур чара оештырдылар.
Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан шәһәре ИКМО мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча бүлек башлыгы Фәридә Басыйрова катнашты.
Равил Хәсәнша улы “Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән отличнигы” билгесе, Зөһрә Зәкәрия кызы “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде.