Алабугага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы составында «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәген ачуда катнашты.
2016 елда Р.Миңнеханов шәһәрнең тарихи өлешен әйләнеп чыкканнан соң, республика Балалар музей-белем бирү үзәген төзү турында карар кабул итте. Акчалар республика бюджетыннан да, иганәчелек ярдәме хисабына да бүлеп бирелде.
Рөстәм Миңнеханов музей экспозициясен, төп интерактив һәм мультимедиа зоналарын карады. "Без сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшлибез. Мондый мәгърифәтчелек үзәге бик кирәк, аңа ихтыяҗ булачагына шик юк. Безнең төзүчеләр балалар, ата-аналар һәм укытучылар өчен барлык шартларны да тудырырга тырыштылар”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.