Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко россиялеләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
"Бүген бөтен ил буйлап 85 меңгә якын уку йорты үз ишекләрен ача. Мәктәпләргә, көллиятләргә һәм университетларга 26,5 миллионнан артык бала барачак, шуларның миллион ярым тирәсе - беренче сыйныф укучылары. Президент Владимир Владимирович Путин һәр кешенең потенциалын тормышка ашыру һәм талантларын ачу, патриотик, социаль җаваплы гражданнарны тәрбияләү максатын куйды», - дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.
Вице-премьер ассызыклаганча, нәкъ менә сыйфатлы белем казанышларга ирешүгә китерә. Россия хөкүмәте, илнең иң ерак почмакларында да, эре шәһәрләрдә дә белем алу өчен, шартлар тудыруын дәвам итә.
Ул әзерлекнең югары дәрәҗәсе - барыннан да элек укытучылар һәм мәгариф оешмалары казанышы булуга игътибар итте: «Сезнең намуслы хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм һөнәргә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт. Үзебезнең югары уку йортларына аерым рәхмәт сүзләре. МГУ, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Финанс университеты һәм башка бик күпләр хаклы рәвештә Россиядә генә түгел, ә дөньяда да югары белем флагманнары булып санала. Елдан-ел күбрәк чит ил студентлары нәкъ менә сезнең югары уку йортларын сайлый. Безнең киләчәккә планнарыбыз зур".