Казан янында 618 урынлы яңа мәктәп ачтылар

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Белем көнендә Лаеш районы Сокуры авылында тантаналы рәвештә 618 урынлык яңа заманча уку корпусы ачылды. Яңа дүрт катлы корпус нибары дүрт ай эчендә төзелгән һәм 264 урынга исәпләнгән мәктәпне бушатачак. Урыннар җитмәү сәбәпле, балалар ике сменада укый иделәр. Хәзер бу проблема хәл ителде. Хәзер мәгариф учреждениесе Сокура авылында туган Гавриил Романович Державин исемендәге күппрофильле лицей исемен йөртә.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов төзелешне үзе җитәкләде. Ачылыш тантанасында ул болай дип билгеләп үтте: «Бу өстәмә квадрат метрлар гына түгел, ә сыйфатлы яңа уку киңлеге. Без балалар тиешле шартларда белем алсын өчен барысын да эшлибез. Яңа мәктәптә Сокуры авылы балалары гына түгел, якындагы алты торак пункт та укыячак. Моның өчен балаларны йөртү оештылылган. Моннан тыш, республика безнең районга 16 автобус бирде. Район автопаркында  барлыгы 60 автобус бар».

Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов исеменнән укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин котлады. Ул укучыларга укуда уңышлар теләде.

1 сентябрьдә лицейга укырга 1000 бала керде, шулар арасында биш беренче сыйныф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International