Татарстанда мәгариф объектларына капиталь ремонт буенча йөкләмәләр үтәлде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау эшләренең гомуми бәясе якынча 6 млрд сум тәшкил иткән. Ремонт дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында алып барылган.
Барлыгы 213 мәгариф объектына - 11 балалар бакчасы, 29 мәктәп, 3 балалар йорты һәм бер белем бирү үзәге, 74 азык-төлек блогы, 83 функциональ зона, 8 ресурс үзәге һәм урта-махсус уку йортларының 4 тулай торагы кергән.
Соңгы ике атнада мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына капиталь ремонт эшләре төгәлләнде - Казанда һәм Бөгелмә районында ике объект файдалануга тапшырылды, шулай ук, Апас районындагы объектны да кертеп, сигез ресурс үзәге ремонтланды.
Айзатуллин ассызыклаганча, мәгариф өлкәсендәге барлык программаларны вакытында тәмамлау белгечләрнең, подрядчы оешмаларның, профильле ведомстволарның һәм муниципалитетларның җаваплы һәм килешеп эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул программаларны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.