Биектауда «Атмосфера детства балалар бакчасы ачылды. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бакчага 130 бала йөри. Балалар бакчасында алты төркем эшли: өчесе татар телендә, өчесе рус телендә.
Ачылу тантанасында Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты.
«Яңа торак комплексларда сыйфатлы социаль инфраструктура булдыру районның өстенлекле юнәлеше булып тора. Балалар бакчасы ачу халыкның тормыш сыйфатын яхшыртып кына калмый, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә дә йөкләнешне киметә», - дип билгеләп үтте Хисаметдинов.
Киләчәктә «Атмосфера» торак комплексында мәктәп һәм тагын бер балалар бакчасы төзү планлаштырыла.