Түбән Камада Белем көнендә капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген, Белем көнендә, Түбән Камада капиталь ремонттан соң 11 нче мәктәп ишекләрен ачты. Тантаналы линейкада ТР Түбән Кама районы җитәкчесе Радмир Беляев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды.

Башкарма комитет башлыгы сүзләренчә, өстәмә акчалар муниципалитет бюджетыннан да бүленгән .

Беляев республика җитәкчелегенә һәм Айдар Метшинга мәктәпне яңартуда  игътибары һәм ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Түбән Кама районында 3 меңнән артык беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Гомумән алганда, яңа уку елында парталар артына  35 меңгә якын бала утыра.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International