Татарстан «Профессионаллар» чемпионаты финалында 15 алтын медаль яулады

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Калуганың һөнәри белем бирү федераль технопаркында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы тәмамланды. Ул 2025 елның 25-30 августында 24 компетенция буенча узды: 22 - төп яшь категориясендә һәм 2 - юниорлар категориясендә. Ярышлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты буенча уздырыла.

Татарстан Республикасы җыелма командасы төп яшь категориясенең 14 һәм юниорлар категориясенең 1 компетенциясе буенча катнашты.

Ярышларда Татарстан Республикасыннан барлыгы 34 кеше катнашты: 17 конкурсант һәм 17 эксперт-остаз. Татарстан Республикасы җыелма командасы  15 алтын, 11 көмеш һәм 8 бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International