Казан мәктәпләрендә яңа уку елы укучыларны тукландыруга бәяләрне үзгәртмичә башлады. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласының Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.
Докладчы сүзләренчә, департамент көн саен Казанда һәм Татарстанның ун районында 310 мең кешене тукландыру белән тәэмин итә. Алар арасында - мәктәп укучылары, 71 мең балалар бакчасы тәрбияләнүчесе һәм 5 меңгә якын шәһәр хастаханәсе пациенты.