Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында А.С.Пушкин исемендәге 3 нче лицейда булды, быел лицейга капиталь ремонт ясалды.
Бүген лицейда 800 бала укый. Бина 1966 елда төзелгән. Капиталь ремонт кысаларында эчтә бизәү эшләре башкарылган, фасад төзекләндерелгән, урамнарны яктырту өчен лампалар урнаштырылган, вентиляция системалары, санитар челтәр , янгын системасы монтажланган. Инженерлык-техник тәэмин итү, су, җылылык челтәрләре ремонтландган, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.
Уку классларыннан тыш, дүрт катлы бинада спорт залы, 220 урынлы ашханә, актлар залы, медицина кабинеты, китапханә, конференцзал, гардероб, көнкүреш бүлмәләре һәм остаханәләр бар.