Казанның мәктәп ашханәләренә эшкә 122 студент килде

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү өчен дуаль һәм максатчан укыту программасын эшләтеп җибәрде. Программа кысаларында департаментның мәктәп ашханәләрендә һәм цехларында эшли башлаган  122 кандидат белән килешүләр төзелгән инде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетында оешманың генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.

Аларда шәһәр мәктәпләренең 3 меңнән артык тугыз сыйныф укучылары катнашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча 183 кеше дуаль укуга керергә теләк белдергән. Шуларның 122 се белән максатчан укуга килешүләр төзелгән. Абитуриентларны сайлау 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Бер елдан артык эшләгән Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты хезмәткәрләре өчен ирекле медицина иминиятләштерүе кертелде. Моннан тыш, хезмәткәрләр вахта автобусыннан, торак арендасының өлешчә компенсациясеннән файдалана ала, "Дустыңны алып кил" акциясенә кушылырга мөмкин, ә яшь белгечләргә өстәмә түләүләр каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International