Яңа уку елы башыннан Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мәктәп укучылары өчен кире элемтәнең ике яңа формасын кертергә планлаштыра. Укучылар QR-код буенча ашханәдә туклануны оештыруны бәяли алачак, ә "Мәгариф картасы" кушымтасында кире элемтә бирә алачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә оешманың генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.
Моннан тыш, департаментта цифрлы трансформация алып барыла.