Завойский исемендәге халыкара премияне Kazan Science Week та тапшырачаклар

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Завойский исемендәге халыкара премияне Kazan Science Week та тапшырачаклар. Бу хакта "Татар-информ" матбугат конференциясендә Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев хәбәр итте.

Фән атналыгы кысаларында Евгений Завойский исемендәге Халыкара премияне тапшыру тантанасы узачак, дип өстәде ул. Ул фәннең теләсә кайсы өлкәсендә электрон парамагнит резонансын куллануга яисә үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә.

Kazan Science Week конференциясе 22 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр узачак. Евгений Завойский исемендәге Халыкара премияне тапшыру тантанасы 30 сентябрьгә билгеләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International