1 нче сентябрь көнне Югара Ослан районында 2641 укучы мәктәпләргз килде. Алар арасында 225 бала - беренче сыйныф укучысы.
Бу көн Югары Ослан мәктәбе укучылары өчен аеруча әһәмиятле булды, анда район башлыгы Евгений Варакин һәм МХО ветераны, «Батырлар. Герои Татарстана» программасы җиңүчесе Максим Лядов катнашында тантаналы линейка һәм ачык дәрес үткәрелде.
Варакин һәм Лядов укучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар.
Линейка тәмамлангач, өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес оештырылды, аны Евгений Варакин һәм Максим Лядов үткәрде.