Уку елы башлану белән 2025/26 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының яңа циклы старт ала. Мәктәп этабы сентябрь һәм октябрь айларында узачак. Үз белемнәрен Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 5-11 сыйныф укучылары билгели алачак. Математика һәм рус теле буенча олимпиадада 4 нче сыйныфтан катнашырга мөмкин.
Олимпиадада укучылар берьюлы берничә фән буенча катнаша. Узган уку елында бәйгенең мәктәп этабында 7,5 млн нан артык бала катнашкан.
Мәктәп этабында уңышлы чыгыш ясаган һәм тиешле балл җыйган 7-11 сыйныф укучылары икенче (муниципаль) этапка узачак.
Бөтенроссия олимпиадасы ел саен 24 фән буенча 1 сентябрьдән 30 июньгә кадәр үткәрелә. Ул дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау.