Россия Федерациясе Хөкүмәте балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген камилләштерү концепциясен гамәлгә ашыру чараларының федераль планын раслады. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Федераль план үз эченә өч төп юнәлешне ала: балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген норматив-хокукый тәэмин итүне камилләштерү, опека һәм попечительлек органнары белгечләрен һөнәри үстерү системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук һәркем ала алырлык гаилә-юнәлешле инфраструктура булдыру. Чаралар ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, гаиләләргә ярдәм күрсәтүне күздә тота һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән.