Менделеевскида капиталь ремонттан соң «Бәләкәй гений» балалар бакчасы эшли башлады. Ул хәзер химик юнәлештә эшли бпашлаячак.
Балалар бакчасында инженерлык челтәрләре, төркем һәм кабинетлар интерьерлары яңартылды, яңа җиһазлар урнаштырдылар. Музыка дәресләре өчен акустик системалар белән аппаратура сатып алганнар, шулай ук фольклор студиясе дә ачканнар. Моннан тыш, кухня һәм кладовойларны яңадан җиһазландырганнар, тирә-юньне төзекләндергәннәр.
Капиталь ремонт ясау 132 млн сумнан артык тәшкил иткән, шуларның 38 млн сумын «Аммоний» АҖ җирле предприятиесе, калган сумманы Татарстан бюджеты биргән.
Ачылуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм район җитәкчесе Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, учреждение химия тармагы өчен кадрлар әзерләүче белем бирү кластерының бер өлеше булачак.
Балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән. Аларга Татарстанның атказанган укытучысы Татьяна Газизова җитәкчелек итә.