Чистай муниципаль районында илкүләм проект буенча агротехнологик сыйныфлар ачылды

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Чистай Выселкасы авылында агротехнологик сыйныфлар ачылды. Ул «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм  проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча алып барыла.

Проектны "Чистай" компаниясе хуплады. «Квалификацияле белгечләрдән башка заманча авыл хуҗалыгын үстерү мөмкин түгеллеген без аңлыйбыз. Шуңа күрә без, балаларыбыз кирәкле белем һәм күнекмәләр алсын өчен, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы проектларына ярдәм итәргә әзер», - дип белдерде холдингның генераль директоры Наил Залаков.

Республикада агросыйныфлар 7-11 сыйныф укучылары өчен ачыла. Аларны булдыруның максаты - мәктәпләр, профильле югары уку йортлары һәм көллиятләр, эш бирүчеләр үзара хезмәттәшлектә агросәнәгать комплексы өчен өзлексез белгечләр әзерләү системасын булдыру.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International