1 сентябрьдә шәһәрнең 205 мәктәбендә Белем көне билгеләп үтелә. 181 мең укучы өчен яңа уку елы башлана һәм бу көнне 17 мең бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.
Иртәдән үк уку йортларының ишегаллары чәчәкләр, шат елмаю һәм балаларның шау-шулы тавышлары белән тулды. Яңа уку елына старт бирде..
Укытучылар, ата-аналар һәм өлкән сыйныф укучылары беренче сыйныфка керүчеләрне сәламләделәр. Аларга уңышлы уку елы теләделәр.
Линейка азагында беренче сыйныф укучыларына "Игелекле эшләр дәфтәре" тапшырылды. Икенче сыйныф укучылары өчен "Яшь эколог дәфтәрләре" әзерләгәннәр. Алар табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга һәм экологик аңны үстерүгә юнәлдерелгән.