1 сентябрьдә “Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” ябык типтагы дәүләт казна махсус укыту-тәрбия учреждениесендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм Республика балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина булды.
Учреждениенең төп максаты - сыйфатлы белем бирү генә түгел, ә һәр тәрбияләнүчегә тормышта дөрес юл табарга ярдәм итү, социаль тернәкләндерү һәм шәхси сыйфатларны үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру.