«Профориентация башлангыч мәктәптән башланды»: СИБУР Казан мәктәбендә бренд-зона ачты

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Казанның Киров районы 135 нче мәктәбендә СИБУР компаниясенең яңа бренд-зонасы ачылды. Ул  укучыларны нефть-газ химиясе һәм нефть химиясе һөнәре белән танышу өчен кулай һәм уен формасында каралган.

Бренд-зона тармактагы җитештерү һәм карьера мөмкинлекләре, шулай ук уен активлыгы турында мәгълүмат туплаган стендларны үз эченә ала: «Колесо фортуна», «Пятнашки», «Карьерные треки» һәм  «Книжная полка». Тәкъдим ителгән басмалар арасында - "Иске әйберләрнең яңа тормышы" китабы, ул ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт булдыруга  багышланган.

Экспозициянең аерым бүлеге «Казаноргсинтез» предприятиесе һәм аның продукциясе турында сөйли.

135 нче мәктәп директоры Лилия Йосыпова СИБУР белән хезмәттәшлек инде ике ел алып барылуын искәртте, шул исәптән "Яхшы эшләр формуласы" социаль инвестицияләр программасы кысаларында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International