ТР укучылары "Рус классикасы хәзинәләре" әдәби акциясенә кушыла алачак

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

“Мәктәп укучылары өчен мәдәният” ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында 15 сентябрьдә язучыларга һәм шагыйрьләргә - 2025 елгы юбилярларга багышланган “Рус классикасы хәзинәләре” бөтенроссия әдәби акциясе старт ала. Быел Россиядә А. С. Грибоедов (230 яшь), А. П. Чехов (165 яшь), И. А. Бунин (155 яшь), А. И. Куприн (155 яшь), С. А. Есенин (130 яшь), М. А. Шолохов (120 яшь) кебек атаклы язучыларның һәм шагыйрьләрнең юбилейлары билгеләп үтелә.

Конкурста түбәндәге номинацияләр каралган:«Сәнгатьле уку» , «Театраль куелыш» , «Автор шигырьләре һәм проза» , «Язучылар һәм шагыйрьләр заманча дөньяда», «Авторга багышлау» .

Тәкъдим ителгән номинацияләрдә  бер яки берничә  эш әзерләргә һәм«Культурадляшкольников.РФ»  порталында шәхси кабинетта катнашу өчен гариза калдырырга кирәк.

Эшләр агымдагы елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International