Дәүләт социаль стипендиясе: түләү күләме һәм Татарстанда кемнәр алырга хокуклы

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Студентларга дәүләт ярдәме чараларының берсе булып социаль стипендия санала. Татарстанда аңа кем дәгъва итәргә хокуклы?

Дәүләт социаль стипендиясе белем бирүнең көндезге бюджет формасында укучы  студентларга, аларның академик өлгерешләренә карамастан, түләнә. Аны ятим балалар һәм ата-аналарсыз калган студентлар,   ата-анасын яисә уку чорында бердәнбер атасын( анасын) югалткан укучылар, балачактан сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле  затлар, инвалид балалар, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар, хәрби хезмәт яки анда алынган авырулар нәтиҗәсендә инвалид булган студентлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, кимендә өч ел контракт хәрби хезмәтен узган һәм түбәндәге сәбәпләр аркасында эштән азат ителгән гражданнар: контрактның гамәлдә булу срогы тәмамлану, сәламәтлеге начараю, оештыруда үзгәрешләр, Чернобыль АЭСындагы авария яки башка шундый ук һәлакәтләр нәтиҗәсендә радиация йогынтысыннан зыян күрүчеләр, әүләт социаль ярдәмен алучы студентлар.

Социаль стипендия күләме уку йорты тарафыннан билгеләнә, ләкин билгеләнгән минимумнардан түбәнрәк була алмый:

- ссуз студентлары өчен 809 сум;

- Югары уку йортлары студентлары өчен 2 227 сум.

Социаль стипендияне рәсмиләштерү өчен, стипендиаль тәэмин итү өчен җаваплы югары уку йорты бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк (деканат, профком яки социаль хезмәт  бүлеге)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International