2 меңнән артык сәнгать һәм документаль картина, анимацион проектлар, танып белү һәм белем бирү программалары, шулай ук РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан каралырга тәкъдим ителгән картиналар "КИНОСФЕРУМ.РФ" балалар-яшүсмерләр контентының беренче милли платформасында тәкъдим ителде.
Барлык материаллар да экспертиза үткән.
Платформада балалар һәм аларның әти-әниләре шул исәптән совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә багышланган фильмнары белән таныша ала. Алар арасында - “Тереләр һәм үлеләр” (1964 ел, реж. Александр Столпер), «Иваново детство» (1962 ел, реж. Андрей Тарковский) һәм "Билгесез сугыш" совет-Британия производствосының документаль сериалы, ул СССРның Икенче бөтендөнья сугышында катнашуы турында сөйли.
"КИНОСФЕРУМ.РФ" шулай ук "Минем мәктәп" платформасында да бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп укучыларының һәм аларның әти-әниләренең фильмнар урнаштыруга карата үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бар. Үз идеяләреңне info@kinosferum.org электрон адресына җибәрергә мөмкин.