Яшь укытучыларга грант ярдәме Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән дәвам итә. Программа 2011 елдан бирле гамәлдә һәм мәгариф өлкәсендәге кадрлар проблемаларын хәл итүгә һәм укытучыларның һөнәри потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән.
Конкурста Татарстанның муниципаль һәм дәүләт мәктәпләрендә эшләүче, республикада яшәүче һәм тиешле критерийларга туры килүче яшь укытучылар катнаша ала.
Грант бирү шартлары:
- Эш срогы: өч ел.
- Түләү вакыты: 27 ай, җәйге айларны (июнь-август) кертмичә.
- Айлык түләү күләме: 10 мең сум.
Гаризалар мәгариф бүлекләрендә (идарәләрдә) формалаша һәм 2025 елның 8 сентябреннән 10 сентябренә кадәр кабул ителә.