Республика мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрьдә, Россия 2005 елда федераль законда билгеләнгән истәлекле датаны билгеләп үтә. Бу көн 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. 1нче мәктәптә 300 дән артык кеше һәлак булды, күбесе балалар. Бу көнне россиялеләр барлык террорчылык актлары корбаннарын һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә ала.

Бүген Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмаларында террорчылыкка каршы юнәлтелгән истәлекле чаралар һәм акцияләр узды. Яшьләр арасында Россия “Белем” җәмгыяте тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә әзерләнгән экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча бердәм класс сәгатьләре үткәрелде.

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлтелгән чаралар бер көн белән генә чикләнми. Сентябрь аенда республика мәктәпләрендә бу эшлзәр  буенча комплекслы чаралар планы гамәлгә ашырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International