Яңа 2025-2026 уку елында Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 5500 студент югары һәм урта һөнәри белем алачак. Шуларның 1400гә якыны беренче курс студенты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел университет сафларын МХО сугышчылары һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары тулыландырды, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.
Исегезгә төшерәбез, быел Чаллы дәүләт педагогика университеты эшкә урнашу һәм чыгарылыш укучыларының хезмәт хакы буенча илнең 10-Топ югары уку йорты арасына керде.