Советлар Союзы Герое Никита Фадеевич Кайманов исемендәге яңартылган Прости авыл мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен үз ишекләрен ачты. 1 сентябрьдә учреждение 45 укучы кабул итәчәк, шуларның өчесе мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк.
Бәйгәмдә бишенче чакырылыш шәһәр Советы депутатлыгына кандидат Радмир Беляев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, "Ватан сакчылары" фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, педагогик хезмәт ветераннары һ.б. катнашты. Алар беренче сыйныф укучыларына "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында рюкзаклар тапшырдылар.